(12 февраль) Гадәттәгечә, быел да “Масленица” “Әкият” театры каршындагы боз шәһәрчегендә уздырыла. Бәйрәм 21 февральдә сәгать 10.00 башлана.
Аны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре хакимияте, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты оештыра.
Кичә Татарстан халыкларының Дуслык Йортында бәйрәмне оештыру комитеты әгъзаларының чираттагы утырышы узды. “Масленица”, һәрвакыттагыча, уен-көлке, җыр-биюләр белән барачак. Балалар өчен төрле аттракционнар эшләячәк. Республиканың иң талантлы фольклор коллективлары чыгышлары да көтелә. Ә бәйрәмгә килгән һәр кеше аның иң көтелгән “кунагы” беленнән авыз итә алыр дигән өмет бар.